Яңа көн
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
10 март 2021, 09:47

Октябрьскийга яңа операция өстәле кайтты

НацпроектыОктябрьскийга яңа операция өстәле кайтты#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Шәһәрнең 1нче хастаханәсенә сатып алынган күпфункцияле операция өстәленең бәясе 1,5 миллион сум тәшкил итә.

Русия Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда “Онкологик авырулар белән көрәш” төбәк проекты тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә аның буенча Октябрьский шәһәренең 1нче хастаханәсенә 1,5 миллион сумлык күпфункцияле операция өстәле сатып алынды.

Өстәл барлык төрле хирургик операцияләрне үткәрергә дә мөмкинлек бирә. Аның пациент ята торган модульле урыны аеруча үзенчәлекле. Аның конструкциясе кеше гәүдәсенең анатомик төзелешен кабатлый, пациент өчен ныклы нигез булып тора. Бу исә хирургларга операция алып баруны җиңеләйтә. Операция вакытында модульле ятакны электр ярдәмендә автоматик рәвештә көйләү мөмкинлеге пациентның да, медицина персоналының да хәвефсезлеген тәэмин итә, эш өчен уңайлы шартлар тудыра, – дип хәбәр итте хастаханәнең баш табибы Сергей Иванов.

Модульле ятакның конструкциясе җиңел, ул эш өчен хәвефсез эргономик шартлар тудыра, пациентның һәр тән әгъзасына җиңел барып җитү мөмкинлеген бирә. Операция өстәленең көндәлек ышанычлы хезмәтен көчле аккумулятор батареяләре тәэмин итә.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/72979
Читайте нас: