Яңа көн
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
6 март 2021, 18:50

ЮЛЛАР ТӨЗЕК, ЮЛЧЫЛАР ИМИН БУЛСЫН!

НацпроектыЮЛЛАР ТӨЗЕК, ЮЛЧЫЛАР ИМИН БУЛСЫН!#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Быел гомумдәүләт проекты ярдәмендә Русиядә 14 мең километрдан артык юл ремонтланачак.

Федерация Советында узган "түгәрәк өстәл" барышында «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар. Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Русия Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Валерий Васильев үткәрде.

Дискуссиядә Транспорт, Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык, Эчке эшләр министрлыклары, Федераль юл агентлыгы, Русия Хисап палатасы, Русия субъектлары дәүләт хакимияте органнары, «Русия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе һәм эксперт берләшмәсе вәкилләре катнашты.

Гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның якынча нәтиҗәләре, шулай ук булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында Русия Транспорт министрлыгының Юл хуҗалыгы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры Андрей Шилов сөйләде. Әйтик, узган елда Русиянең 83 төбәгендә гомумдәүләт проекты ярдәмендә 16 мең километрдан артык юл төзекләндерелгән, реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Эшләр 7 меңнән артык объектта башкарылган. Трассаларның сакланышын тәэмин итүгә аерым игътибар бирелгән.

«Төбәк һәм муниципаль әһәмияткә ия булган юлларда 42 төбәктә 193 автомат үлчәү контроле пункты урнашкан. 2024 елга кадәр гомумдәүләт проекты кысаларында барлыгы 366 пункт урнаштыру планлаштырыла", - дип билгеләде Андрей Шилов.

Русия Икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Валерий Васильев юл катламын җимерүче фуралар хуҗаларына административ йогынты ясау мәсьәләсе буенча төбәкләрнең вәкаләтләрен карарга тәкъдим итте.
"Авыр фуралар юлларга зур зыян китерә. Төбәкләргә бу өлкәдә хокук бозучыларга фотовидеотеркәү системасы ярдәмендә административ йогынты ясау буенча вәкаләтләр бирергә кирәк", - дип билгеләде Валерий Васильев.

Аерым алганда, үткән елда төбәк юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеотеркәү буенча 6 меңнән артык камера урнаштырылган. Дискуссиядә катнашучылар камераларның акча эшләү ысулы түгел, ә юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген арттыру чарасы булуын билгеләп үтте. Моның өчен фотовидеотеркәү комплекслары юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу урыннарында түгел, ә авария куркынычы зур булган участокларда урнаштырыла.

Шулай ук, узган елда субъектларга 4 меңгә якын патруль автомобиле сатып алынган. Шәһәр пассажир транспорты паркы да яңартылды: 14 агломерациягә 650дән артык автобус, троллейбус һәм трамвай озатылган. Транспортка 60 процентлы ташлама каралган.

Фото: "ИНФОРМАВТОДОР".

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/nacproekty/Yullar-t-zek-yulchilar-imin-bulsin-703169/

Читайте нас: