Яңа көн
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
12 февраль 2021, 18:28

Фермерлар белемен арттыра

Фермерлар белемен арттыра

Башкаланың фермерлар мәктәбендә республиканың авыл хуҗалыгында эшләүче эшкуарлары өчен белем арттыру программалары киңәя. Уфада фермерлар мәктәбендә "Умартачылык" һәм "Су кошлары" белгечлекләре буенча 21 кеше укытылачак, - дип хәбәр итә Авыл хуҗалыгы министрлыгы. Укыту курсы 2,5 ай дәвам итәчәк, укучылар дәүләт дипломнары алачак. Аларны Башкортстан аграр университеты мөгаллимнәре укытачак.

Министрлык алган белемнәр белән яшь фермерлар агробизнесны башлап җибәрерләр, яисә аны үстерерләр, грантлар алырлар һәм инвестицияләр җәлеп итәрләр дип өметләнә. Бүген кече хуҗалык формалары авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын җитештерә, шуңа күрә аларның ярдәме нигезле һәм өметле, диләр төбәк министрлыгында.

Белем күтәрү курслары Владимир Путинның май указларына ярашлы "Кече һәм урта эшкуарлык инициативаларына ярдәм" милли проекты кысаларында башкарыла.

Читайте нас: