Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
9 февраль 2021, 13:42

Яңа ФАПны 40 ел көткәннәр

НацпроектыЯңа ФАПны 40 ел көткәннәр#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылында Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында яңа модульле ФАП төзегәннәр. Соңгы 5 ел дәвамында Зәк-Ишмәттәге иске ФАП бинасы авария хәлендә булган.

Авыл советы рәисе Илшат Зәйнәгабдинов:

“Безнең өчен яңа ФАП ачылу зур әһәмияткә ия. Халыкны кабул итү өчен менә дигән ФАП бинасы, үзе җылы. Без бик-бик шат!”

ФАПның фельдшеры Рәзилә Усманова да бу вакыйгага чын күңелдән сөенә:

“Ниһаять, 40 ел көткән момент килеп җитте. Иске ФАП белән яңасының шартлары арасында аерма күк белән җир аермасы кебек”.

Яңа фельдшер-акушер пункты 780 кешене хезмәтләндерәчәк. Ел ахырына кадәр районда тагы 3 ФАП төзелеше планлаштырылган.

Чыганак: bash.news
Фото: bash.news
Читайте нас: