Яңа көн
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
26 гыйнвар 2021, 17:49

Тагын унлап кирәк

Тагын унлап кирәк

Республиканың яңа чүп-чарны сортларга аеру комплексларын булдыруга ихтыяҗ 10 тапкыр зуррак. Бу хакта БСТ телеканалы эфирында БР ТКХ министры Борис Беляев хәбәр итте. Хәзерге вакытта төбәктә 14 чүп-чар комплексы бар, әмма алар гына җитми. БР Экология министрлыгы мәгълүматлары буенча, 2020 елда сортировкалау аша калдыкларның 26 проценты гына үткән.Чүпне утильләштерү өлеше 50% тәшкил итәргә тиеш, бу җыелган калдыкларның яртысыннан күбесе күмелмәсен өчен кирәк. Узган ел Башкортстанда барлык каты көнкүреш калдыкларының нибары 2 проценты гына утильләштерелгән. Моңардан тыш, көнкүреш калдыкларының бер өлешен икенчел әйләнешкә җәлеп итү халык өчен тарифлар үсешен тоткарларга мөмкинлек бирә. Икенчел чималны реализацияләүдән төбәк операторлары алган табыш керемнәрнең гомум күләменә кертелә һәм коммуналь калдыкларны чыгарган өчен икътисади нигезләнгән түләүне раслаганда исәпкә алына.

Читайте нас: