Яңа көн
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
25 гыйнвар 2021, 11:00

Рапс мае Кытайга озатылачак

НацпроектыРапс мае Кытайга озатылачак#национальныепроекты

Бездә җитештерелгән май киң билгелелек яулый.
«Чишмә МЭЗ» җәмгыятендә рапс орлыгын эшкәртә башладылар. Предприятиедә билгеләп үтүләренчә, бу юлы барлык җитештерелгән рапс мае Кытайга озатылачак. Исегезгә төшерәбез, узган елларда продукт Балтыйк буе заводларына биодизель ягулыгын җитештерүгә җибәрелде.
2018 елда Чишмә май сыгу заводына май сыгу өчен 11,4 мең тонна рапс китерелгән, 2019 елда - 9,6 мең тонна, 2020 елда 14,1 мең тонна булды. Быел инде Кытайда рапс мае белән кызыксыналар. Бүген май флекситанкаларда озатыла. Бу - стандарт диңгез контейнерына урнаштырыла торган махсус җиһаз. Барлыгы Кытайга 2,6 мең тоннага якын рапс мае озатылачак.
Рапс орлыкларын тиешле күләмдә республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләреннән сатып алганнар, дип хәбәр иттеләр предприятиедә. Әлеге этапта Чишмә районында 6 мең тоннадан артык май орлыгы эшкәртергә ниятлиләр.
"Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проекты җитештерелгән продукцияне сатуны да күз уңында тота. Әлеге башлангыч бу өлкәдә бик уңышлы булмакчы. Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: