Яңа көн
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
24 гыйнвар 2021, 22:24

Законсыз урман кисү туктатылачак

НацпроектыЗаконсыз урман кисү туктатылачак#национальныепроекты

Электрон система һәр агач турында мәгълүмат туплаячак.

Русия Дәүләт думасында агач белән алыш-бирешләрне исәпкә алуның бердәм системасы турында закон кабул ителде. Урман кодексына өченче укылышта кабул ителгән төзәтмәләр һәм аерым закон актлары рөхсәтсез урман кисүчеләр һәм урман янгыннары белән нәтиҗәле көрәшергә мөмкинлек бирәчәк. Закон Русия Федерациясе Президенты йөкләмәсе буенча әзерләнде.

Узган елның сентябрендә урман проблемалары буенча киңәшмә вакытында Владимир Путин "эшкәртелмәгән агач материалын контрольсез чыгаруны катгый рәвештә булдырмау" кирәклеге турында белдерде. Моның өчен ул урман комплексының федераль мәгълүмат системасын эшләтеп җибәрергә тәкъдим итте. Яңа закон урманнарны саклап калуга һәм алардан рациональ файдалануга, агачтан законсыз файдалану очракларын булдырмауга юнәлтелгән.

Дәүләт думасы депутаты Рәмзил Ишсарин аңлатканча, сүз агач әйләнеше турында бөтен мәгълүматны үз эченә алачак электрон система булдыру турында бара. Мондый система ярдәмендә дәүләт урманнардан файдалануны күзәтүне көчәйтәчәк. Урманнардан файдалану буенча рөхсәт һәм хисап документлары агач материалын һәм аның белән алыш-бирешне исәпкә алуның бердәм дәүләт мәгълүмат системасында электрон рәвештә формалаштырылачак. Шул ук системада урманнардан файдалану буенча шартнамәләр, агач ташуга озату документлары, урман складлары һәм эшкәртү объектлары теркәләчәк.

Әлеге башлангыч "Экология" гомумдәүләт проекты үтәлешенең дә бер өлеше булып торачак.

Читайте нас: