Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
20 гыйнвар 2021, 13:18

Яңа медпункт ачылуга җирле халык бик шат

НацпроектыЯңа медпункт ачылуга җирле халык бик шат#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты;#нацпроектыБашкортостан; #нацпроектбашкортостана

Дүртөйле районының Ивачево авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты (ФАП) ачылды. Аны төзү “сәламәтлек саклау” гомумдәүләт милли проектының “беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” региональ программасында катнашуы аркасында мөмкин булды.

Яңа медпункт барлык заманча таләпләргә туры килә: кирәкле җиһазлар, мәгълүматларны дистанцион тапшыру белән электрокардиограф, стерилизатор, глюкоза, холестерин һәм гемоглобин дәрәҗәсен үлчәү өчен кан анализы, үпкәләрне ясалма вентиляция аппараты, кислород ингаляторы, пульсоксиметр бар. Фельдшер өчен автоматлаштырылган эш урыны оештырылды, дип хәбәр итә Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

“Яңа елга кадәр иң мөһим эшләрнең берсе – Ивачево авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзүне төгәлләргә өлгерүебезгә бик шатмын. Профилактик чаралар уңайлы шартларда үткәреләчәк. Яз көне территорияне төзекләндерү – койма һәм яшелләндерү планлаштырыла”, – дип билгеләп үтте Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов.

Яңа медпункт ачылуга җирле халык бик шат, авылда 500дән артык кеше яши. “Бинада якты һәм уңайлы. Шулай ук тәҗрибәле фельдшерыбыз Регина Шәмсуарова хезмәтеннән дә канәгать. Хәзер, шәһәргә бармыйча, беренче ярдәм алырга була”, – дип кичерешләре белән уртаклаша алар.

Читайте нас: