Яңа көн
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
18 гыйнвар 2021, 11:00

Авыл хуҗалыгында эш урыннары арта

Авыл хуҗалыгында эш урыннары арта#национальныепроекты

Әлеге күрсәткеч куелган максаттан күпкә артык.

2020 ел йомгаклары буенча «Фермерлыкка ярдәм итү системасын булдыру һәм авыл кооперациясен үстерү» төбәк проектын гамәлгә ашыру авыл хуҗалыгында кече һәм урта эшкуарлык субъектларына 2 426 кешене җәлеп итәргә мөмкинлек биргән. Бу планлаштырылган күрсәткечтән 12,6 процентка артык. Бу хакта республика авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ирек Сураков республикада «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру буенча проект комитеты утырышында хәбәр итте.

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Илшат Таҗетдинов җитәкчелегендә “2020 елда төбәк проектларын гамәлгә ашыруның беренчел нәтиҗәләре турында” дигән мәсьәлә буенча фикер алыштылылар. Төбәк проектын гамәлгә ашыруга 2020 елда 266 миллион сум күләмендә дәүләт ярдәме каралган, шул исәптән 211,5 миллион сум күләмендә «Агростартап» грантлары, пайчылардан сатып алынган техника һәм җайланмалар, сатылган продукция өчен чыгымнар өлешен субсидияләүгә - 49,4 миллион сум, авыл хуҗалыгы кооперациясе өлкәсендә компетенция үзәгенә субсидияләр бирүгә - 5,1 миллион сум. Барлык чаралар да тулысынча үзләштерелгән.

Авыл хуҗалыгы министры урынбасары ел йомгаклары буенча грант алучылар 161 кеше эшкә урнаштырылуын ассызыклады. Әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Авыл хуҗалыгы" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыруның бер алымы булып тора.

Фото: kp.ru
Читайте нас: