Яңа көн
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
16 гыйнвар 2021, 11:44

Ике мең тонна көнбагыш шроты экспортка китте

Ике мең тонна көнбагыш шроты экспортка китте

Гыйнварның беренче декадасында Башкортстаннан ике мең тонна көнбагыш шроты экспортка чыгарылды.

2021 елның беренче ун көнендә республиканың май аерту заводлары чит илләргә ике мең тоннадан артык көнбагыш шротын чыгарды. Аңлатып үтик, бу шрот бик кыйммәтле азык өстәмәсе булып тора һәм терлекчелектә файдаланыла. Ел башыннан Латвиягә 29 тимер юлы вагоннарына төялгән шрот Латвиягә юл алды. Моңардан алда әлеге чимал Башкортстан референт үзәгендә биологик тикшеренү үтте.

Республиканың агросәнәгать комплексында эшкәртелгән продукциянең экспорттагы өлеше елдан-ел арта. Былтыр аның гомум күләменең 40 проценттан артыгын май продукциясе тәшкил итте. Ә 20 проценты эшкәртү сәнәгатенең башка тармакларына – рапс, җитен, комбикорм, спирт һәм башкаларга карый.

Федераль таможня хезмәте мәгълүматларына караганда, чит илләргә 122 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе чыгарылган. План буенча “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектының “Башкортстан агросәнәгать комплексы продукциясенең экспорты” 115 миллион доллар тәшкил итәргә тиеш иде. 2024 елга кадәр аның күләме 230 миллион доллар булачак.

Башкортстан дөньяның 41 иле белән тышкы икътисади бәйләнеш оештырган.

Фото: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/56584

Читайте нас: