Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
9 гыйнвар 2021, 11:00

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

НацпроектыЯңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

Чернолесовский авылында тантаналы рәвештә 103,3 квадрат метр мәйданлы һәм бәясе 3 миллион 754 мең сум булган фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Аны Гыйззәтуллин И.И. шәхси предприятиесе төзеде, заказчы булып республика Сәламәтлек саклау министрлыгы чыгыш ясады. Объект "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проектының "Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү" проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

Авылда меңнән артык кешегә медицина ярдәме күрсәтә торган модульле ФАП урнаштыру өчен Кириллово авыл Советы хакимияте тарафыннан барлык коммуникацияләрне тоташтыру мөмкинлеге булган территория бүленгән. Мондый объектлар өчен заманча таләпләргә туры килә торган барлык бүлмәләрдән тыш, ФАПта медицина калдыкларын саклау өчен бүлмә, стерильләштерү бүлмәсе һәм дарулар саклау урыны бар.

Фото: srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: