Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
6 гыйнвар 2021, 11:46

Мәдәният йорты гөрләп торачак!

Мәдәният йорты гөрләп торачак!

Краснокама районының Никольский авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты ачылды.

2020 елның 29 декабрендә “Мәдәният” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Краснокама районының Никольский авылында күпфункцияле авыл мәдәният йорты ишекләрен ачты. Бу инде - районда ачылган дүртенче мәдәният учагы.

Күпфункцияле мәдәни үзәкнең төп бурычы – яшьләрне тәрбияләүдә мари халкының традицияләрен саклап калу, авылның рухи һәм мәдәни үсеше, гаилә белән ял итү өчен уңайлы шартлар тудыру.

“Яңа мәдәният учреждениесе берничә зонаны берләштерә: 180 урынга исәпләнгән - тамаша, яшьләр өчен дискотека үткәрү заллары, шулай ук ял һәм аралашу өчен бүлмә, күргәзмә зонасы, тренажер залы, балалар өчен уен бүлмәсе. Шул ук бинада китапханә урнашкан”, — дип билгеләп үтте район мәдәният бүлеге җитәкчесе Эльвира Махатаева.

Музей-күргәзмә комплексында осталарның эшләре күргәзмәсе оештырылган иде, анда хатын-кызларның бизәнү әйберләре, мари халкының милли киемнәре, бәйләнгән әйберләр, интерьер курчаклары тәкъдим иттеләр.

Никольский күпфункцияле мәдәният йорты базасында 154 кешене берләштергән 13 клуб оешмасы эшли, шул исәптән "үрнәкле" исемен йөртүче “Яндар памаш” бию коллективы да.

Кунаклар өчен милли ризыклар һәм халык осталарының эшләреннән күргәзмә оештырылды. Фойеда кунакларны җыр-бию белән иҗат коллективлары каршы алды. Ачылу тантанасы бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Фото:srk.nationalpriority.ru
Читайте нас: