Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
25 декабрь 2020, 20:17

Башкортстанда алдан һөнәри әзерлек үзәге ачылды

Башкортстанда алдан һөнәри әзерлек үзәге ачылды

“Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында республика алдан һөнәри әзерлек үзәген төзүгә федераль бюджеттан грант алды.

“Урта һөнәри белем системасында яңа белем бирү технологияләрен эшләү һәм тарату” чарасын тормышка ашыру кысаларында “Яшь профессионаллар” (һөнәри белемнең конкурентлылык сәләтен арттыру) федераль проекты “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы 2020 елда алдан һөнәри әзерлек үзәген төзүгә субсидияләр рәвешендә федераль бюджеттан грант алды. Агымдагы елның 18 декабрендә “Башкортстан Республикасының алдан һөнәри әзерлек үзәге” дәүләт автономияле өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе ачылды.
Үзәк республика үсешен координацияләячәк һәм ресурсларны алдан һөнәри әзерлек, иң кирәкле, яңа һәм перспективалы компетенцияләр буенча барлык категория гражданнарның квалификациясен күтәрү өчен “Ворлдскиллс" стандартларына туры килә торган дәрәҗәдә кулланачак.
— Үзәк эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итү максатында “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендә санлы платформа булдырылачак. Платформада алдан һөнәри әзерлек алып бару өчен барлык ресурсларның мәгълүматлар базасы урнаштырылачак, — дип хәбәр итә Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада алдан һөнәри әзерлек үзәген булдыру түбәндәге нәтиҗәләргә ирешергә мөмкинлек бирәчәк: кирәкле һәм перспективалы компетенцияләр буенча югары квалификацияле кадрлар әзерләү системасын үстерү зонасын формалаштыру; хезмәт базары ихтыяҗларына тиз реакция белдерү; квалификацияле кадрлар әзерләү вакытын кыскарту; укытучыларның һәм производствога өйрәтү осталарының һөнәри дәрәҗәсен күтәрү. Шулай ук үзәк санлы икътисад өчен компетенцияләрне үстерергә, шул исәптән онлайн-курсларны гамәлгә ашыру юлы белән һәм Ворлдскиллс стандартлары буенча халыкара челтәргә керергә мөмкинлек бирәчәк.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин

Фото: education.bashkortostan.ru
Читайте нас: