Барлык яңалыклар
Нацпроекты
21 декабрь 2020, 13:07

Дәүләкәндә балалар бакчасы ачылды

НацпроектыДәүләкәндә балалар бакчасы ачылды

Дәүләкән шәһәрендә 110 урынга исәпләнгән балалар бакчасы файдалануга тапшырылды. Мәктәпкәчә учреждениене төзү "Демография" гомумдәүләт проекты һәм Республика адреслы инвестицион программасы ярдәмендә мөмкин булды.

Исегезгә төшерәбез, төзүчеләр узган елның җәендә социаль объект төзүгә керештеләр. Дәүләт заказчысы - Башкортстанның Капиталь төзелеш идарәсе, генераль подрядчы - "ГЛАВСПЕЦСТРОЙ" җәмгыяте.

Балалар бакчасы, ике ясле төркемен дә кертеп, 6 төркемгә исәпләнгән. Проектта территорияне зоналаштыру каралган. Уен зонасы үз эченә алты төркемне һәм уртак физкультура мәйданчыгын ала, кече архитектура формалары, күләгә навеслары урнаштырылган. Бинада хәрәкәтләре чикле балалар өчен лифт каралган.

- Биредә балалар өчен, иң кечкенә яшьтәге, ягъни иң кечкенәләр өчен бөтен шартлар тудырылган. Монда махсус төркемнәр бар, - дип сөйли балалар бакчасы мөдире Анастасия Андреева. - Урамга аерым чыгу ишекләре, махсус караватлар, манежлар, өстәлләр, тукландыру өчен урындыклар куелган. Шулай ук бездә өлкәнрәк балалар өчен барлык шартлар да тудырылган.

"Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында Дәүләкән шәһәрендә агымдагы ел ахырына тагын бер мәктәпкәчә учреждениене файдалануга тапшыру планлаштырыла, һәм урындагы власть вәкилләре билгеләп үткәнчә, бу мәктәпкәчә учреждениеләрдә урын җитмәү мәсьәләсен тулысынча хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.

#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин
Фото: СРК | Инфоповод (nationalpriority.ru)
Читайте нас: