Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
16 декабрь 2020, 16:57

Уфаның 21нче хастаханәсендә – яңа томограф

НацпроектыУфаның 21нче хастаханәсендә – яңа томограф#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Яңа магнит-резонанслы томограф ел ахырына кадәр эшли башлаячак.

Ел ахырына кадәр Уфа шәһәренең 21 нче клиник хастаханәсендә яңа магнит-резонанслы томограф эшли башлаячак. Аппарат «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында сатып алынган. Әле биредә корылманы монтажлау эшләре бара.

– Бу безнең белгечләргә онкологик патологияләрне ачыклау һәм диагноз кую өчен зур ярдәм. Моннан тыш, яңа җиһазлар баш миендә кан әйләнеше бозылуын беренче тәүлектә үк билгеләү мөмкинлеген бирәчәк, чөнки магнит-резонанслы томограф аппаратында мондый патологияләр беренче чиратта күренә, – дип билгеләде хастаханәнең баш табибы Ринат Нагаев.

Җиһаз белән тәэмин итүче компания инженерлары суыту, кондиционерлау системаларын урнаштыра башлаган, магнит-резонанс томографын монтажлау эшләре дә кызу бара. Якын көннәрдә аппаратны сынап караячаклар. Агымдагы елның 20 декабренә магнит-резонанслы томограф эшли башларга тиеш. Хастаханәнең барлык пациентлары өчен дә тикшерү бушлай булачак.

2020 елда Башкортстанда «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру өчен федераль бюджет акчаларына 12 данә кыйммәтле медицина җиһазы – компьютер томографлары сатып алынган.

Бүгенгә Нефтекама шәһәр хастаханәсендә, Республика балалар клиник хастаханәсенә, Уфа шәһәренең 17 нче клиник хастаханәсендә һәм Республика клиник онкодиспансерына дүрт магнит-резонанс томограф аппараты урнаштырылган.

Шулай ук ике ангиограф Уфа Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә һәм Сибай шәһәр хастаханәсенә килде.

Читайте нас: