Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
14 декабрь 2020, 13:45

Уфага керү һәм чыгу рәвеше үзгәрәчәк

НацпроектыУфага керү һәм чыгу рәвеше үзгәрәчәк#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Бу юл төзелеше эшләре белән бәйле. Башкортстан башкаласының Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен үзгәртеп кору эшләренә керешәчәкләр.

2019 елдан Уфага Агыйдел елгасы аша керә торган яңа күпер төзү эшләре бара. Ул әлегә кадәр эшләп килгән ике күпер арасында урнашырга тиеш. Аны «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында төзиләр. Бүгенге көндә күпер төзүчеләр эшне графикка ярашлы алып бара. Бүгенгә объектның якынча 60 проценты әзер. Төзелешне 2021 елның дүртенче кварталында тәмамлау планлаштырыла.

Яңа күпер төзүне исәпкә алып, транспорт хәрәкәтен оптимальләштерү өчен, бүген Салават Юлаев проспекты һәм Зәки Вәлиди урамы киселешендәге транспорт чишелешен реконструкцияләү таләп ителә. Якын көннәрдә юл төзүчеләр шушы эшкә дә керешәчәкләр. Үзгәртеп кору эшләре 2022 елда тәмамланырга тиеш.

Шуның белән бәйле рәвештә, 2020 елның 14 декабреннән Салават Юлаев проспектының беренче полосасы буенча «Уфа-Аэропорт» юнәлешендә юл ябылачак. Шулай ук шәһәргә керү ягыннан Зәки Вәлиди урамы белән юлүткәргеч кисешкән урында автотранспорт хәрәкәте туктатылачак. Чикләүләр 2022 елның 31 августына кадәр гамәлдә булачак.

Төзүчеләр уфалылардан һәм башкала кунакларыннан транспорт чишелешен реконструкцияләү белән бәйле вакытлыча уңайсызлыкларны аңлап кабул итүләрен үтенәләр. Автомобильчеләргә тизлек режимын һәм интервалларны тотарга, юл билгеләренә һәм чикләү җиһазларына игътибар итәргә кирәк. Шәһәр буенча сәфәрләрегезне алдан ук планлаштырырга киңәш итәбез.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/49139
Читайте нас: