Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
12 ноябрь 2020, 12:43

Балалар филармониясе яңара

НацпроектыБалалар филармониясе яңара#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Уфа Балалар филармониясе урнашкан бина (элекке УЗЭМИК заводы Мәдәният сарае) 34 ел буе капиталь ремонт күрмәгән булган.

Уфада «Мәдәният» гомумдәүләт проекты кысаларында Балалар филармониясен төзекләндерү дәвам итә. Бина 1970 елда УЗЭМИК заводы Мәдәният сарае буларак төзелгән.

Балалар филармониясе Уфа шәһәре администрациясе башлыгының 2013 елдагы карары белән булдырылган иде. Төп репертуарны балалар аудиториясе өчен концерт программалары тәшкил итә.

Бина яхшы проектланган һәм тиешенчә төзелгән, шуңадыр да 34 ел дәвамында мәдәният учагы бинасын яңарту буенча зур эшләр үткәрелмәгән. Дөрес, 2014 елда филармониядә җылыту, су белән тәэмин итү һәм канализация системалары ремонтланган, косметик ремонт ясалган.

Хәзер учреждение милли проект объектлары исемлегенә кертелде, һәм федераль акчага электр белән тәэмин итү һәм вентиляция системалары, санузеллар ремонтлана, витражлар, тәрәзә һәм ишекләр алыштырыла. Ремонтны планлаштырганда уңайлы мохит өчен параметрлар исәпкә алынган: ишек уемнары коляска үтүгә исәпләнгән, электр күтәргечләре куелачак, санузелларда тоткалар урнаштырылачак.

Уфа балалар филармониясендә 57 коллектив – 48 балалар һәм 4 яшьләр иҗади төркеме бар, дип хәбәр итә Уфа шәһәре хакимияте.

Читайте нас: