Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
11 ноябрь 2020, 11:00

Балалар бакчаларына кытлык булмаячак

НацпроектыБалалар бакчаларына кытлык булмаячак#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Агымдагы елда 3 890 урынга исәпләнгән балалар бакчалары ачыла.

Уфаның төньяк ягында Баланово-Яңа Александровка микрорайонында балалар бакчасы төзелеше тәмамланып килә. Төзелеш мәйданчыгында эшләр 2020 елның гыйнварында башланды, проект “Демография” федераль программасы кысаларында тормышка ашырыла.

Балалар бакчасы якынча 3 мең квадрат метр мәйданны биләячәк. Анда алты төркем йөри алачак, шул исәптән ясле дә булачак. Балалар бакчасын тапшыру ел ахырына билгеләнгән. “Бүгенге көндә объектта эшләр көчәйтелгән, төзүчеләр ял көннәрендә дә мәшгуль. Төп төзелеш эшләре тәмамланган, биналарны бизәү, электр җиһазлары, мебель урнаштыру, шулай ук территорияне төзекләндерү эшләре бара. Балалар бакчасы территориясе тигезләнәчәк, ә балалар мәйданчыкларында резин өслек ясалачак”, – дип хәбәр итә Башкортстанның Төзелеш министрлыгы.

Шулай ук ел ахырына кадәр Уфаның Дим районында ике балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак: “Якты” микрорайонында 180 урынлык һәм “Дим-6” микрорайонында 260 урынлык бакчалар ишекләрен ачачак.

“Демография” милли проекты кысаларында Башкортстанның капиталь төзелеш идарәсе 20дән артык мәктәпкәчә балалар учреждениесе төзи. 2020 елга проектларны гамәлгә ашыру өчен 3 миллиард сумнан артык күләмдә бюджет акчалары бүлеп бирелгән, шулардан 1,9 миллиард сум федераль бюджеттан һәм 1,8 миллиард сум республика бюджетыннан.

“Демография” илкүләм проекты кысаларында төбәктә 3228 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелгән дә инде. 2020 елның максаты – 3 890 урынга исәпләнгән 24 учреждение ачу. Уфа районының Чесноковка авылында 160 урынлы балалар бакчасы белән берләштерелгән 640 укучыга исәпләнгән мәктәп файдалануга тапшырылган.

Фото: Минстрой. Рб
Читайте нас: