Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
4 ноябрь 2020, 12:00

Субсидиягә миллионнар алып була

НацпроектыСубсидиягә миллионнар алып була#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Проектта катнашып лизинг килешүе буенча 25 миллион сумга кадәр субсидия алу мөмкин булачак.

Башкортстан предприятиеләре “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проектында катнашып лизинг килешүе буенча 25 миллион сумга кадәр субсидия ала алачак. Бу хакта республиканың Икътисади үсеш министрлыгы хәбәр итә. Әлеге вакытта дәүләт ярдәменең шундый ук чарасы Төмән өлкәсендә гамәлгә ашырыла.

“Төмән өлкәсе инструментлары безнең республика территориясендә гамәлгә кертү өчен өйрәнеләчәк. Хәзер лизинг буенча дәүләт ярдәме күрсәтү механизмнары эшләнә”, – дип белдерде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Башкортстанда мондый дәүләт ярдәме чарасының кирәкме-юкмы икәнлеген белү өчен эшкуарлар арасында сораштыру үткәрелде, аның нәтиҗәләре буенча тиешле закон проекты эшләнә башлады.
“Төмән өлкәсендә илкүләм проектта катнашучы сәнәгать предприятиеләре җиһазлар лизингы буенча беренче взноска субсидия алырга мөмкин. Ул лизинг килешүе буенча 25 миллион сумга кадәр бирелә. Аның күләме – лизинг предметының беренчел бәясеннән 50% тан да артмый”, – дип белдерде Уфага килгән Төмән өлкәсенең хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә компетенцияләр төбәк үзәге җитәкчесе Герман Прочный.

Шул ук вакытта Башкортстан “хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” илкүләм проектын гамәлгә ашыруда югары нәтиҗәләргә ирешкән дә инде. Бу хакта республиканың икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры урынбасары Айрат Фәхретдинов хәбәр итте.

Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән илкүләм проектның максаты – илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5%ка арттыру өчен шартлар тудыру.
Анда ел саен 0,4 миллирд сумнан 30 миллиард сумга кадәр табышлы предприятиеләр катнаша ала.


Фото: ronin.ru
Читайте нас: