Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
3 ноябрь 2020, 11:05

«Озын тәнәфес»кә – Кырымга!

Нацпроекты«Озын тәнәфес»кә – Кырымга!#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстаннан 18 мәктәп укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенрусия конкурсының Кырым Республикасында үтәчәк финалында катнашу хокукын яулады.

Башкортстаннан 18 мәктәп укучысы «Озын тәнәфес» Бөтенрусия конкурсының Кырым Республикасында үтәчәк финалында катнашу хокукын яулады.

31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр Кырым Республикасындагы «Артек» Халыкара балалар үзәге базасында «Озын тәнәфес» Бөтенрусия конкурсының финалы узачак. Анда Башкортстан Республикасыннан 18 укучы катнашырга тиеш.

Бәйгенең призлар фонды бик җилле. Җиңүчеләрне һәркайсы 1,2 миллион сум тәшкил иткән «Балалар капиталы» һәм, шулай ук, затлы смартфоннар көтә.

Конкурсның ярымфиналы 2020 елның 8-23 сентябрендә Түбән Новгород шәһәрендә узды, анда республиканың муниципаль районнарыннан һәм шәһәрләреннән 119 укучы катнашты.

Һәр сменаның ярымфиналистлары кейс биремнәрен чишү өстендә эшләделәр, ирекле акцияләрдә һәм иҗади флешмобларда катнаштылар. Хәзер ярымфиналларда җиңүчеләрне яңа, тагын да авыррак сынаулар көтә.

Әлеге конкурс Русия Президенты Владимир Путинның «май указлары»на ярашлы кабул ителгән «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында оештырыла.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/31866
Читайте нас: