Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
2 ноябрь 2020, 12:19

Компьютер томографиясе чирне ачыклауда иң заманча ысул

НацпроектыКомпьютер томографиясе чирне ачыклауда иң заманча ысул#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Бу программа баш миендә тромблы кан тамырын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

Агымдагы елда Башкортстанда компьютер томографиясе аппаратурасының тагын 13 комплекты урнаштырылачак.

Региональ Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына караганда, җайланмалар Республика клиник онкология диспансерында, Уфа шәһәренең 8нче клиник хастаханәсендә, Сибай, Стәрлетамакның 2нче шәһәр клиник хастаханәсе, Бөре, Октябрьскийның 1нче шәһәр клиник хастаханәсе, Күмертау һәм Ишембай, Баймак, Дүртөйле, Учалы һәм Чишмә районнарында барлыкка киләчәк.

Русия Президенты указы белән башкарылган “Сәламәтлек сагы” милли проектын тормышка ашыру максатларында, коронавирус белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү өчен Ишембай районының үзәк дәваханәсенә компьютер томографы куелды. Яңа аппарат белән магистраль кан тамырларын гына түгел, периферик кан тамырларын да контрастлы рентгенологик тикшерү үткәрү мөмкинлеге барлыкка килде. Билгеләнгән программа баш миендә тромблы кан тамырын алу урынын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Бу ысулның югары мәгълүматлылыгы һәм фотоларның яхшы сыйфаты табибларга хирургик яки терапевтик дәвалауны төгәл билгеләргә, дәвалауның иң нәтиҗәле тактикасын эшләргә мөмкинлек бирә.


Фото: news.bigmir.net
Читайте нас: