Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
27 октябрь 2020, 11:53

Белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерде

НАЦПРОЕКТЫ — ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫБелем бирү һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерде#нацпроекты #национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан

“Мәдәният” гомумдәүләт проектына караган “Милләтнең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру” (“Иҗат кешеләре”) төбәк проектында катнашып, Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән 13 мәдәният хезмәткәре быел Өзлексез белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерде.

“Мәдәният” гомумдәүләт проектына караган “Милләтнең иҗади потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру” (“Иҗат кешеләре”) төбәк проектында катнашып, Башкортстанның Октябрьский шәһәреннән 13 мәдәният хезмәткәре быел Өзлексез белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә белемнәрен камилләштерде.

Иҗади һәм идарәче кадрларның белемнәрен камилләштерү өчен тәгаенләнгән Өзлексез белем бирү һәм квалификация күтәрү үзәкләрендә 2020 елда Октябрьский шәһәреннән 13 мәдәният хезмәткәре квалификацияләрен күтәрде. Алар арасында китапханә, музей, ял итү оешмалары хезмәткәрләре, шулай ук, өстәмә белем бирү учреждениеләре вәкилләре дә бар иде. Барлык дәресләр дә дистанцион режимда үтте.

Россиянең алдынгы мәгариф үзәкләре тарафыннан эшләнгән белем бирү программалары традицион тәҗрибәне һәм иҗади эшчәнлек нәтиҗәләрен саклап калуга һәм таратуга гына түгел, ә җәмгыятьнең заманча ихтыяҗларын исәпкә алып, бу тәҗрибәне актуальләштерүгә, заманча социомәдәни киңлектә нәтиҗәле куллануга да юнәлдерелгән иде.

Кызыклы лекцияләр, иҗади биремнәр иҗат коллективлары җитәкчеләренә, китапханәчеләргә, балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларына, музей хезмәткәрләренә үзләренең һөнәри осталыкларын камилләштерергә, яңа методикалар белән танышырга, уңышлы һөнәри эшчәнлек алып бару өчен инновацион, гамәли-ориентлашкан компетенцияләр алырга мөмкинлек бирде.

Чыганак: https://srk.nationalpriority.ru/press_releases/28779
Фото: bashinform.ru
Читайте нас: