Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
14 октябрь 2020, 12:42

Яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды

НацпроектыЯңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Сәламәтлек саклау дәүләт проекты чикләрендә Әбҗәлил районының Ялембәт авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Медицина объектын төзү “сәламәтлек саклау” илкүләм проектының “беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү” региональ проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Фельдшер-акушерлык пункты кирәкле медицина җиһазлары һәм мебель белән тулысынча җиһазландырылган. Хәзер Ялембәт авылында яшәүчеләр уңайлы шартларда медицина ярдәме ала алачаклар. Яңа ФАПта җылы, якты, эш өчен бөтен шартлар тудырылган, прививкалар ясау кабинеты, фельдшер кабинеты, санитария бүлмәсе бар, санузел эшли.

– Җирле халык планлы һәм кичектергесез медицина ярдәме ала, профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация уза алачак. Шулай ук дару препаратларын уңайлы шартларда сатып алырга һәм алар артыннан ерак араларга даруханәләргә бармаска кирәк, бу бик уңайлы, – дип билгеләп үтте район хастаханәсе баш табибы Илгиз Килдияров.

Яңа ФАПта 397 кешегә хезмәт күрсәтеләчәк, шуларның 127се балалар. Пациентларны “Земский доктор” программасы буенча эшкә кабул ителгән фельдшер Лилия Хисаметдинова кабул итәчәк.


Фото: Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: