Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
13 октябрь 2020, 17:38

Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре кемгә бирелде?

НацпроектыСалават Юлаев исемендәге дәүләт премияләре кемгә бирелде?#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Республика көне алдыннан әдәбият, сәнгать, архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премияләрен тапшырды. Быелгы лауреатлар режиссура һәм рәсем сәнгате өлкәсеннән.

Менә алар:

– кинорежиссёр Булат Йосыпов һәм Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты доценты Гөлчәчәк Сәламатова “Беренче Республика” тулы метражлы сәнгатьле фильмы өчен;

– Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының баш режиссеры Айрат Абушахманов һәм театрның баш рәссамы Альберт Нестеров Гүзәл Яхинаның “Зөләйха күзләрен ача” романы, Мәҗит Гафуриның “Кара йөзләр” повесте буенча спектакльләре өчен;

– рәссам Хатыйп Фазылов “Ватан образы – традицияләр һәм рухият” нәфис әсәрләр циклы өчен.

Бүләкләү тантанасында Булат Йосыпов чыгыш ясап, башкорт кинематографы ветераннарына «Башкортстан» киностудиясен оештырлары өчен рәхмәт белдерде, республикада кинематографистлар өчен шартлар тудырылуын билгеләде. Булат Йосыпов киләчәктә шагыйрь Рәми Гарипов турында фильм төшерергә җыена икән.

Читайте нас: