Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
6 октябрь 2020, 17:51

Ярдәм итү планлаштырыла

НАЦПРОЕКТЫ — ГОМУМДӘҮЛӘТ ПРОЕКТЛАРЫ Ярдәм итү планлаштырыла#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Әле бу өлкәдә 21 миллионлап кеше эшли, ә үзмәшгульләр – 1,2 миллион икән.

РФ Хөкүмәте "Кече һәм урта эшкуарлык (КУЭ)" гомумдәүләт проекты паспортын раслады. Ул берничә федераль проекттан тора, алар арасында – КУЭ өчен бердәм цифрлы платформа булдыру, потенциаль эшкуарларны кече бизнеска җәлеп итү, КУЭ субъектлары акселерациясе проекты. Шулай ук анда үзмәшгульләр системасын масштаблаштыру проекты да кертелгән.

Гомумдәүләт проектның максаты – 2024 елга кече бизнеста эш белән тәэмин итүгә 23 млн кешене (элеккеге күрсәткеч – 25 млн кеше) җәлеп итү, ә үзмәшгульләрне 2,1 млн га (2,4 млн кеше урынына) җиткерү. Әле бу өлкәдә 21,16 млн кеше эшли, шул исәптән 1,2 млн кеше үзмәшгуль статусын Федераль салым хезмәтендә теркәгән.

Яңа кече предприятиеләр саны 2024 елда хәзерге 760 меңнән 1,067 млн га кадәр үсәргә тиеш. Ләкин бу сан хөкүмәтнең кече бизнес секторында яхшы үсеш көтмәвен чагылдыра, дип билгелиләр экспертлар.

Кече һәм урта бизнеска дәүләт сатып алуларына хәзерге 3,5 трлн. сумнан 2024 елда 5 трлн. сумга кадәр ярдәм итү планлаштырыла.

Кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларының бердәм реестры статистикасы буенча, 2016 елдан кече һәм урта предприятиеләр саны елына 6-10% ка кими. Бу вакыт эчендә 50 мең юридик зат эшчәнлеге туктатылган. 2019 елда микропредприятиеләр (бизнесның иң киң таралган төре) 1,5% ка кимегән. Узган елда кече һәм урта эшкуарлык предприятиеләренең гомуми саны 2% ка кимегән.

Читайте нас: