Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
13 июль 2020, 17:05

Владимир Путин: “ тәнкыйтькә колак салырга кирәк” – дип саный

Владимир Путин: “ тәнкыйтькә колак салырга кирәк” – дип саный

Русия Президенты Владимир Путин үз адресына юнәлтелгән тәнкыйть сүзләренә фикерен белдергән. Аның сүзләрен РИА Новости китерә.

Путин тәнкыйтькә колак салырга кирәк дип саный. Ләкин тәнкыйть конструктив булырга тиеш. Тәнкыйтьләү өчен генә тәнкыйть Президентка кызык түгел икән.

Моңа кадәр Путин Русиянең партнерлар белән диалогта ихтирамлы тонда булуына аңлатма биргән иде. “Без үзебезнең мәнфәгатьләрне яклаганда кулларына бритва килеп эләккән һәм аны селкеп йөрүче ниндидер сантыйлар, юләрләр кебек күренергә тиеш түгелдер, дип уйлыйм. Өстәвенә, барысын да ниндидер тузга язмаган сүзләр белән дә сүгәләр”, – дип җавап биргән дәүләт җитәкчесе.

Фото: РИА Новости

Читайте нас: