Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
2 июль 2020, 18:33

Вузара студентлар кампусы төзеләчәк

Башкортстан башкаласында вузара кампус барлыкка киләчәк. Ул Уфаның Дим районында урнашачак.

Башкортстан башкаласында вузара кампус барлыкка киләчәк. Ул Уфаның Дим районында урнашачак.

Участокның мәйданы 10 гектар тәшкил итә.

Республиканың Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, заманча вузара кампус Уфада «Мәгариф» гомумдәүләт проекты «Мәгариф экспорты» федераль проекты чараларын тормышка ашыру кысаларында төзеләчәк.
Кампус - ул белем бирү, спорт, китапханә зоналарын, шулай ук коворкинглар һәм конференц-залларны үз эченә алган күпфункцияле киңлек моделе. Аның төзелеше студентларга яшәү һәм белем алу өчен уңайлы шартлар булдыруга, студентлар, шул исәптән чит ил студентлары санын арттыруга ярдәм итәчәк. Чөнки проектны тормышка ашыру студентлар өчен өстәмә урыннар булдыру зарурлыгына бәйле. Бүгенге көндә Башкортстанда төбәк вузларында белем алучы студентлар, чит ил студентлары өчен тулай торакларга ихтыяҗ - 5000 урын, шулай ук яшь укытучылар өчен 500 урын тәшкил итә.

Проект концепциясе республиканың барлык югары уку йортлары яшьләре өчен заманча уңайлы, хәвефсез белем бирү мохите булдыруны күздә тота. Биредә студентлар өчен тулай тораклар, укытучылар һәм яшь галимнәр өчен торак йортлар, фәнни-тикшеренү корпусы, тәҗрибә полигоны, спорт һәм медицина корпусы, шулай ук җир асты паркингы урнашачак. Төзелешнең гомум мәйданы 175 400 квадрат метр тәшкил итәчәк.

Уфа уку йортларының төп өлеше тупланган эшлекле үзәк белән студентлар шәһәрчеген канат юлы тоташтырачак.


Читайте нас: