Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
26 Май 2020, 12:09

Зур грант оттылар

НацпроектыЗур грант оттылар#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Ә бит бу бина 1958-1959 елларда төзелгән. Шул вакыттан бирле биредә капиталь ремонт булмаган. Беренче каттагы сырлап эшләнгән матур бизәкләр сакланачакмы соң?

Иглин районның Күзәй авылында “Мәдәни мохит” төбәк проекты грантына авыл Мәдәният йортын ремонтлау эшләре бара. Грантның күләме – 13 млн сумнан артык.

Бинаны капиталь төзекләндерү март уртасында башланган. Объектны тапшыру июнь уртасына көтелә.

Хәзерге вакытта Мәдәният йорты бинасына җылылык челтәре үткәрелгән, электр, канализация һәм су белән тәэмин итү системасы тулысынча алыштырылган, яңа тәрәзәләр куелган. Шулай ук идәннәр ныгытылган, түбә ремонтланган. Бизәкләү эшләре бара – диварлар буяла, түшәмнәр монтажлана. Тамашачылар залында сәхнә эшләнә, соңрак яктырту, пәрдә, тавыш җиһазлары, уңайлы кәнәфиләр барлыкка киләчәк. Иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары тегелә. Балалар өчен уен бүлмәсен, түгәрәк бүлмәне, бию залын тулысынча төзекләндерәчәкләр һәм җиһазландырачаклар.

Ремонт барышында мәдәният йортының аны элек матурлап торган үзенчәлеге – беренче каттагы сырлап эшләнгән бизәкләр – сакланачак. Аны реставрацияләп, буяп куячаклар.

Мәдәният хезмәткәре Ольга Хлебникова әйтүенчә, бу бина 1958-1959 елларда төзелгән. Шул вакыттан бирле биредә капиталь ремонт булмаган. Шуңа күрә бу хәл – авыл өчен зур вакыйга. Концертларда биредә гадәттә тулы зал җыела, ягъни 200 дән артык тамашачы килә. Моннан тыш, 200 гә якын кеше иҗат коллективлары әгъзасы булып тора я түгәрәкләрдә шөгыльләнә. Күзәйлеләр, коронавирус белән бәйле барлык чикләүләр бетерелгәч, мәдәният йортын фейерик тамаша белән ачып җибәрергә өметләнә.

Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Читайте нас: