Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
27 апрель 2020, 12:00

1900дән артык урында юл төзекләндерү һәм төзү планлаштырыла

Нацпроекты1900дән артык урында юл төзекләндерү һәм төзү планлаштырыла

Башкортстанда юл-төзелеш сезонында иң масштаблы участокларның берсе – Уфа – Нагаево автомобиль юлында төзекләндерү эшләре башланган. Бу хакта республика дәүләт төзелеш комитеты хәбәр итә. Аңа караганда, юл участогының озынлыгы 11 километрга якын – Бородинская урамыннан М-5 трассасына кадәр булачак. Объект Русия Президенты Владимир Путин фәрманы буенча эшләнгән “куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары” дип аталган илкүләм проекты кысаларында ремонтланырга тиешле юл участоклары исемлегенә кертелгән. Уфа – Нагаево юлын төзекләндерүне 31 августка кадәр төгәлләү планлаштырыла. Шул ук вакытта юл-ремонт эшләре барган көннәрдә юл хәрәкәтендә катнашучыларның иминлеген тәэмин итү өчен транспорт хәрәкәтенә чикләү кертеләчәк. “Аерым алганда, машиналар йөрү өлеше фрезерлау һәм тигезләү, шулай ук асфальт-бетон өслекләренең өске катламын урнаштыру вакытында ябылачак", – дип хәбәр итә республика дәүләт төзелеш комитетының матбугат хезмәте.

Агымдагы елда 1900дән артык урында юл төзекләндерү һәм төзү планлаштырыла. Бу – 2 мең километр юл өлешен төзекләндерү, 40-45 километр юл төзелеше, 40 күпер төзекләндерү һәм төзү. Агымдагы елда Башкортстанның юл фонды 19 миллиард 116 миллион сум тәшкил итә, шуларның 1,78 миллиард сумы – федераль казнадан.

Читайте нас: