Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
16 апрель 2020, 13:16

Юллар ремонтлана башлады

НацпроектыЮллар ремонтлана башлады#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан

Бу эш “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырыла. Аның буенча быел республикада 303,09 чакрым юллар төзекләндереләчәк. Эш 107 төп объектта алып барыла.

“Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” гомумдәүләт проекты Руся Президенты Владимир Путинның “май указлары”на ярашлы кабул ителгән иде. Аны тормышка ашыруга быел 7 324,7 миллион сум акча бүленәчәк. Шуның 2 223 миллионы – федераль, калганы – төбәк бюджетыннан.

Республикада барлыгы 303,09 чакрым юллар төзекләндереләчәк. Эш 107 төп объектта алып барыла. Алар Уфа, Стәрлетамак, Салават шәһәрләрендә, Иглин, Стәрлетамак, Ишембай һәм Уфа районнарында урнашкан.

Юлларны ремонтлаудан тыш, Башкортстанда 248 юл билгесе, 1200 метр җәяүлеләр өчен киртәләр, 23 светофор куелачак. 12,33 чакрым юлга – капиталь ремонт, 2,96 чакрымына – реконструкцияләү үткәреләчәк. 1,839 чакрым яңа юл төзеләчәк. Шулай ук йөк автомобильләре өчен өч авырлык һәм габарит контроле пункты гамәлгә кертеләчәк. Фотовидеофиксация камералары саны тагын 459га артачак.

Һава торышының уңайлы булуы сәбәпле, эшләр башка еллардан 2-3 атнага иртәрәк башланган. 107 объектның 17 сендә төзүчеләр тиргә батып эшли. Бу хакта Башкортстанның Транспорт буенча дәүләт комитеты рәисе Алан Мирзаев хәбәр итте.

Аерым алганда, Уфа – Чишмә юлының 26,4-27,9 чакрымнарында асфальт алыштырыла. Шулай ук биредә яңа бордюрлар, юл билгеләре, разметка урнаштырылачак. Ремонтланган юл 1 июньгә файдалануга тапшырылырга тиеш.

Шундый ук эш Стәрлетамак – Салават арасындагы 3 чакрым юлда да алып барыла. Ул ииюнь ахырына тәмамланырга тиеш.

Уфаның Дим районында быел Левитан исемендәге урам Таллин урамыннан Новороссийск урамына кадәрге 920 метр участокта төзекләндереләчәк.

Башкалада шулай ук Агыйдел елгасы аша яңа күпер төзү, Комсомол һәм 8 Март урамнарын реконструкцияләү, Мостай Кәрим урамына капиталь ремонт, Валерий Лесунов урамын һәм Баландин бульварын төзү эшләре дәвам итә.

Иглин авылында 30 майга кадәр Горький урамын төзекләндерү эшләре тәмамланачак. 2,5 чакрымда ике тукталыш павильоны, яңа юл билгеләре куелачак.

Читайте нас: