Яңа көн
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
9 апрель 2020, 17:51

Китереп бирәләр

Китереп бирәләр

Әлеге вакытта Башкортстан Республикасы Башлыгының кешеләрнең үзизоляциядә булырга тиешлеге турындагы указы гамәлдә. Шуңа ярашлы, һәркем кирәксә-кирәкмәсә дә урамга чыгарга тиеш түгел. Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә, эшкә, аптекага дару, кибеткә азык-төлек алырга бару өчен генә йорттан чыгарга рөхсәт ителә.
Кайбер авылларда сәүдә нокталары бөтенләй юк яки ябылган. Өйдә утырсаң да азык-төлек, көндәлек куллану әйберләре кирәк. Ә аларны барысы да запас булсын дип туплап куя алмады. Ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәге кешеләр дә шактый гына.
«Башкорт фермеры» авыл хуҗалыгы-сәњдә кооперативы үзизоляция режимы чорында күчмә сәүдә хезмәтен оештырды. Кооперативның үз кибете бар. Бу сәүдә ноктасын күп кен кушнаренколылар яратып та өлгерде. Анда һәрвакыт төрле ассортиментта сөт продукциясе, ит ярымфабрикатлары, икмәк һәм башка ашамлыклар була.
Кооператив йөреп сатуны 2 апрельдән башлап дәвам итә. Кыска вакыт эчендә Иске Кормаш һәм Матвей авыл биләмәләрендә яшәүче җитмештән артык кешенең заказларын үтәп өлгергәннәр.
–Чәршәмбе, җомга һәм якшәмбе чыгабыз. Клиентларыбыз арасында утыз биштән җитмеш яшькәчә кешеләр бар. Башлыча икмәк, ярма, колбаса, ярымфабрикатлар, яшелчә, җиләк-җимеш, тәм-томга заказ бирәләр. Заказларны 8-917-75-36-411 телефоны аша бирергә була (ОГРН 1180280023582).
Авыл кешеләренең дә фикерләрен тыңлап үтик:
–Аллага шөкер, шундый хезмәт күрсәтүчеләр бар әле. Безнең Матвей авылында күптән инде кибет юк. Үзизоляция режимы чорында район үзәгенә азык-төлек алу љчен барырга куркабыз. Гаиләбездә өч өлкән кеше, өч бала. Һәрвакыт яңа ипи, сөт, каймак китерәләр. Бик уңайлы. Моның өчен рәхмәтлебез, – ди Светлана Плотникова.

Читайте нас: