Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
23 март 2020, 11:55

Гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылды

Гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылдынациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Гомумдәүләт проектлары кысаларында башкарылды

Дүртөйле шәһәрендә ачылган балалар дәваханәсе 12 мең баланы кабул итүгә исәпләнгән. Ул ике ел эчендә төзелгән. Аны төзүгә чыгымнар “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Балалар сәламәтлеген саклау” төбәк программасына ярашлы бүленгән. Элгәре Дүртөйледә яшәүчеләр торлак йортның беренче катында урнашкан кысынкы дәваханәгә йөреп интеккән булган.

Дүрт катлы яңа бина 6 524 квадрат метр мәйданга урнашкан. Анда пандус куелган, һәр катта балалар өчен санитар бүлмәләр эшләнгән. Пациентлар уңайлы шартларда дәвалана, ә табиблар эшли ала. Кечкенәләр өчен көндезге станционар эшли, уен һәм сабыйларны ашату бүлмәләре бар.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең “Инстаграм”дагы сәхифәсендә бу хакта түбәндәгеләрне язды: “Монда кабинетлар иркен һәм якты, уен бүлмәсе һәм көндезге станционар бар. Сәламәт балаларга авыру йокмасын өчен, югары температуралы пациентлар өчен аерым ишек эшләнгән”.

Шушы ук көннәрдә Владимир Путинның май указы белән гамәлгә ашырылучы “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Мәчетле районының Олы Ака авылында 140 урынлык балалар бакчасы ачылды.

Район үзәгендә яшәүчеләр аны көтеп алды. Хәзер бакчага чират та кыскарачак, яңа эш урыннары да булачак.

Балалар бакчасы ике катлы заманча бинада урнашкан, анда төрле яшьтәге балалар төркемнәре өчен бүлмәләр бар. Һәр төркем өчен уен, йокы, чишенү бүлмәләре, буфет каралган.

Бина барлык заман таләпләренә җавап бирә: биредә физкультура һәм музыка заллары, дәресләр үткәрү бүлмәләре, методик кабинет, медицина блогы, кер юу бүлмәсе, азык-төлек блогы бар. Балалар бакчасының ишегалдында уен мәйданчыклары эшли.

Быел “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 2 айдан 3 яшькәчә балалар өчен 3890 урынлык 24 балалар бакчасы төзү планлаштырыла. Бу максатка 1,42 миллиард сум бүленгән, аларның 1,39 миллиарды федераль бюджет исәбеннән.

Читайте нас: