Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
12 март 2020, 12:42

Безнең товарлары Монголиядә булачак!

НацпроектыБезнең товарлары Монголиядә булачак!национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Безнең товарлары Монголиядә булачак!

Моңа әзерлек барышы турында Башкортстан Хөкүмәтенең Премьер-министры урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов хәбәр итте.

Министр белдерүенчә, 2019 елда Башкортстанда «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында «Региональ экспорт стандарты 2.0» пилот проекты эшли башлаган. Республиканың энергетик чимал җитештерү системасына карамаган кече һәм урта компанияләренә үз продукцияләрен чит илгә транспортлау чыгымнарын субсидияләү механизмы гамәлгә кертелгән. Быел дәүләт ярдәменең яңа төре барлыкка киләчәк: республика Русиядә беренчеләрдән булып продукцияне чит илдә сертификацияләүгә тотылган чыгымнарның бер өлешен җитештерүчеләргә кире кайтара башлаячак.

Русия экспорт үзәге линиясе буенча Башкортстан компанияләре 22 «Made in Russia» сертификаты алды. Сигез компания югары технологияле продукцияне экспортка чыгаруда федераль субсидиядән файдаланды, чиратта – тагын алтысы. Бу юнәлештә эш дәвам ителәчәк.

Электрон сәүдә инструментларын куллану киңәя. Мәсәлән, Alibaba мәйданчыгында республика җитештерүчеләренең 100 гә якын товары урнаштырылган. Быел Башкортстан товарлары Ebay, Amazon, Allbiz мәйданчыкларына үтеп керергә тиеш. Димәк, безнең товарлар дөньяның барлык почмакларына да барып җитәчәк.

Әлегә экспортка ярдәм күрсәтү буенча рейтингта Башкортстан өченче урынны били. «Ел экспортёры» конкурсының төбәк этабыннан соң төбәкнең рейтингы тагын да күтәрелергә тиеш.

Читайте нас: