Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
10 март 2020, 16:41

Төп бурычларны билгеләде

Төп бурычларны билгеләденациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Төп бурычларны билгеләде
Радий Хәбиров дүртенче чакырылыш Уфа шәһәр округы Советының 52 нче утырышында катнашып, башкала үсешенә кагылышлы уй-максатлар белән уртаклашты. Гомумдәүләт проектлары буенча күп торак төзергә кирәклеген билгеләде.
4 март көнне үткән утырышта төбәк җитәкчесе республиканың башкаласын алга таба үстерү буенча төп бурычларны билгеләде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Уфа мэры Өлфәт Мостафин утырышта муниципалитет администрациясе эшчәнлеге һәм 2019 елда шәһәрнең социаль-икътисади үсеше нәтиҗәләре турында хисап тотты.
Радий Хәбиров яңа команда эшли башлаганнан бирле Уфада булган үзгәрешләрне уңай бәяләде. Алар җир һәм милек мөнәсәбәтләренә, территорияләрне төзекләндерүгә, җәмәгать транспорты һәм башка өлкәләргә кагыла.
– Старт позициясе гади генә булмады. Әйе, шәһәр командасы эшләде, тырышты. Әмма шәһәр хакимиятенең республика органнары белән мөнәсәбәтләре бик үк дөрес төзелмәде, бу хәл үсешкә комачаулый иде. Иҗтимагый атмосфераны төшенкелек, үз көчеңә ышанмау дип билгеләргә мөмкин иде, – диде төбәк башлыгы. – Әлбәттә, бер ел эчендә Уфаны үзгәртеп булмый. Ләкин хәзер планлы тыныч эш бара. Чөнки шәһәрне, халыкның кәефен үзгәртмәсәк, безнең алда торган бурычларны үтәп мөмкин түгел. Уфаны икътисади тормышта гына түгел, Башкортстанның заманчалашуында да драйвер итеп ясарга ирешергә кирәк.
Республика җитәкчесе сүзләренчә, бу елда мэрия эшенең мөһим казанышы халык белән нәтиҗәле коммуникацияләр төзү булды.
– Халыкны ишетүегез өчен рәхмәт. Бу – даими эшләүне, яңа технологияләр куллануны таләп итә торган катлаулы бурыч, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – "Инцидент менеджмент" системасын кертү, Уфада яшәүчеләр белән күзмә-күз очрашулар – бу бик мөһим күрсәткеч. Бу эшне дәвам итүегезне үтенәм, алай гына да түгел, аны эшчәнлекнең төп юнәлешләреннән берсе итәргә кирәк.
Башкортстан башлыгы төзелеш өлкәсенә аерым игътибар бирде, алданган өлешчеләр һәм төгәлләнмәгән төзелешләр Уфа өчен проблемалы темалар, дип билгеләп үтте.
– Әйе, гомумдәүләт проектлары буенча безгә күп торак төзергә кирәк. Шул ук вакытта янә алданган өлешчеләр барлыкка килүгә юл куймаска тиешбез, – диде Радий Хәбиров. – Әлегә Уфа буенча бу мәсьәләне хәл итү темплары бик йомшак, һәм мин сездән бу эшне активлаштыруны сорыйм. Штаб режимына күчегез, һәр дүшәмбе бу тема турында фикер алышудан башлагыз. Моннан тыш, төзүчеләр социаль өлкәгә дә акча салырлык итеп эшләргә кирәк.
Төбәк башлыгы искә төшергәнчә, 2024 елда Уфа үзенең 450 еллыгын бәйрәм итә:
– Хәзер без кирәкле документларны әзерлибез. Әмма хәзер үк әзерләнә башларга кирәк. Ә гомумән, Уфаның заманчарак булуы мөһим, – диде ул.
Читайте нас: