Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
6 март 2020, 11:54

50 яшьтән Пенсиягә чыктылар

Нацпроекты50 яшьтән Пенсиягә чыктыларнациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

50 яшьтән Пенсиягә чыктылар

Русия Пенсия фонды Башкортстан бүлекчәсенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, ел башыннан 52 хатын-кыз вакытыннан алда, 50 яшьтән үк хаклы ялга чыккан.

Моның өчен әллә нәрсә дә кирәкми. Сигез яшькә җиткәнче тәрбияләп үстергән биш балаң булса, шул җитә. Шулай ук 15 ел хезмәт стажың булуы да мотлак. Әйткәндәй, әлеге стажга бала 1,5 яшькә җиткәнче “декрет” еллары да керә. Тик алар җәмгысе алты елдан арта алмый. Балалар туган арада берничә көнгә булса да эшкә чыгып алу да мотлак. Ничек кенә булмасын, пенсиягә чыгу өчен, биш бала аналарына тугыз елларын эштә үткәрергә туры киләчәк.

50 яшьтән пенсия ала башлау хокукына ике һәм аннан күбрәк бала үстереп, илнең Ерак Төньяк районнарында, котыпта эшләп, 12 ел хезмәт стажы җыйган аналар да ия. Шулай ук тумыштан инвалид-баланы 8 яшькә чаклы тәрбияләгән ата-ананың берсе дә ярты гасырлык юбилеен үткәрү белән хаклы ялга чыга ала.

Яңа закон буенча, өч бала тәрбияләп үстергән хатын-кызлар – 57 яшьтә, дүрт бала аналары 56 яшьтә, ягъни вакытыннан 4 ел алда, пенсиягә чыгу хокукына ия. Бу хакта Русия Пенсия фондының Башкортстан бүлекчәсе җитәкчесе Фоат Хантимеров хәбәр итте.

Күпбалалы аналарның вакытыннан алда хаклы ялга чыгу хокукы Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проектында рәсмиләштерелгән.

Читайте нас: