Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
3 март 2020, 12:32

Аена уртача 7733 сум түләүгә исәп тотыла

НацпроектыАена уртача 7733 сум түләүгә исәп тотыланациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Аена уртача 7733 сум түләүгә исәп тотыла

Башкортстан мәктәпләрендә 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчеләре аена уртача 7733 сум түләүгә исәп тота ала.

Фотода: Бүздәк районының Каран мәктәбе укучылары. Зөлфия Мансурова-Җиһаншина фотосы.

РФ президенты Владимир Путин Федераль Җыенга юллама барышында 2020 елның 1 сентябреннән мәктәпләрдә сыйныф җитәкчеләре өчен федераль бюджет хисабына 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә өстәмә түләү кертергә йөкләгән иде. Президент ассызыклаганча, федераль ярдәм программасы инде гамәлдә булган барлык программаларны һәм түләүләрне саклап калырга тиеш.

"Сыйныф җитәкчесе – зур җаваплылык: укудан тыш эшләү, укучылар һәм ата-аналар белән даими аралашу. Без сыйныф җитәкчеләренә түләүләрне арттыру өстендә эшлибез, шул ук вакытта барлык төбәк түләүләрен саклап калу мөһим. Бу президент программасы", – дип, РФ Мәгариф министры Сергей Кравцов та билгеләп үтте.

Башкортстанда 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәкчелеге өчен укытучыларга өстәмә түләү артачак. Федераль бюджеттан кимендә 5 мең сум күләмендә өстәмә түләү каралган, шул ук вакытта барлык төбәк түләүләре дә саклана. "Мәгариф сәгате"ндә Башкортстан хөкүмәте вице-премьеры Фанур Ягъфәров хәбәр иткәнчә, 2019 елда республикада 24020 сыйныф җитәкчесе эшләгән. Түләү күләме бер укучыга (аена) 80 сумнан исәпләнә. Аның уртача күләме хәзергә 1983 сум тәшкил итә, бу максатларга республика бюджеты елына 496,8 млн. сум сарыф итә.

Федераль өстәмә түләү, Урал коэффициентын исәпкә алып, 5750 сум күләмендә исәпләнә.

Нәтиҗәдә, Башкортстанда сыйныф җитәкчеләре аена уртача 7733 сум түләүгә исәп тота ала.

Бу максатка ярашлы, 2020 елның 1 сентябреннән федераль бюджеттан – 733,4 млн сум, 2021 елда 2,2 млрд сумнан артык акча килүе көтелә.

2021 елда сыйныф җитәкчеләре 470 укытучыга күбрәк булыр дип фаразлана.

Читайте нас: