Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
2 март 2020, 13:07

Башкортстанда “Госуслуги” ” белән бушка файдаланып булачак

НацпроектыБашкортстанда “Госуслуги” ” белән бушка файдаланып булачакнациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Башкортстанда “Госуслуги” ” белән бушка файдаланып булачак

Республикабызда “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектына ярашлы, “Уңайлы интернет” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аның нигезендә, 1 марттан Русиянең дәүләт хезмәтләре порталына керү якташларыбыз өчен бушлай булачак!

Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елның 7 маенда имзаланган 204 санлы Указына ярашлы, илдә 12 гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Шуларның берсе – “Санлы икътисад”.

2020 елның 1 мартыннан "Уңайлы интернет" проектын гамәлгә ашыру кысаларында кулланучыларга Дәүләт хезмәтләре порталына һәм барлык федераль һәм төбәк хакимият органнары сайтларына керү бушлай булачак. Санап үтелгән ресурсларга кергәндә трафик тарификацияләнмәячәк, моннан тыш, хәтта баланс "минуста" булганда да “Госуслуги” белән файдаланып булачак. Әлеге башлангычны барлык эре элемтә операторлары һәм "Ростех" берләшмәсе хуплап чыккан.

Читайте нас: