Яңа көн
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
27 февраль 2020, 16:36

Вокзал реконструкцияләнәчәк, тукталыш пункты яңартылачак

Нацпроекты Вокзал реконструкцияләнәчәк, тукталыш пункты яңартылачакнациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Вокзал реконструкцияләнәчәк, тукталыш пункты яңартылачак

2019 елда республиканың тимер юлы инфраструктурасын үстерүгә 4 миллиард сумлык инвестицияләр җәлеп ителде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Куйбышев тимер юлы җитәкчесе урынбасары Дмитрий Новиков хәбәр итте.

Тармак предприятиеләренең эш күрсәткечләре үсә. Башкортстанда 2019 елда тимер юл транспорты 24 миллион тонна йөк ташыган, бу 2018 ел дәрәҗәсеннән 2,3 процентка артыграк. Йөк әйләнеше – брутто исә 53,9 тонна брутто тәшкил иткән.

2019 елда пассажирлар ташу күләме 0,6 процентка арткан. Башкортстан вокзалларыннан 4,5 миллион кеше юлга чыккан. Дмитрий Новиков билгеләвенчә, Уфада "Шәһәр электричкасы" проектын үстерү һәм "Алга" бердәм транспорт картасын кертү аркасында, узган елның сентябрь – декабрь айларында Дим – Шакша участогында пассажирлар ташу күләме 30 процентка артып, 195 мең кешегә җиткән.

2020 елга Куйбышев тимер юлы җитәкчелегенең төп бурычларының берсе – Уфаның тимер юлы вокзалын реконструкцияләү. Эшләрнең беренче этабын 1 июньдә тәмамларга планлаштыралар. Моннан тыш, Черниковка станциясе һәм Уфа читендә урнашкан "1629нчы км" тукталыш пункты яңартылачак.

Читайте нас: