Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
26 февраль 2020, 12:08

Бизнесны үстерергә һәм эш урыннары булдырырга

НацпроектыБизнесны үстерергә һәм эш урыннары булдырырганациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Бизнесны үстерергә һәм эш урыннары булдырырга

Киңәшмәдә халыкның төрле категорияләре өчен субсидияләр алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Бизнес-шерифлар белән чираттагы очрашу булды. Анда Зианчура, Шаран, Баймак, Балтач, Бүздәк, Дуван, Благовар районнары һәм Салават, Күмертау һәм Агыйдел шәһәрләре хакимият башлыклары урынбасарлары катнашты. Алар Эшкуарлык буенча Дәүләт комитеты җитәкчесе Римма Бойцова белән актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Хакимият башлыклары урынбасарлары муниципалитеттагы эшләр торышы белән таныштырдылар.

Киңәшмәдә халыкның төрле категорияләре өчен максатчан субсидияләр алу мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Римма Бойцова бизнесны үстерергә һәм эш урыннары булдырырга әзер булучыларга субсидияләр бирүгә игътибарны юнәлтергә чакырды.

Әлеге чаралар Русия Президентының гомумдәүләт проектларын тормышка ашыру кысасында башкарыла.

Читайте нас: