Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
25 февраль 2020, 16:21

Авылларны нәрсә берләштерә?

НацпроектыАвылларны нәрсә берләштерә?национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Авылларны нәрсә берләштерә?

#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты #регпроекты #нацпроектыБашкортостан

Башкортстан китапханәләре муниципаль модель китапханәләрен төзүгә конкурс нигезендә сайлап алуга әзерләнә

2020 елның 23 мартыннан 9 апреленә кадәр Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгы «Мәдәният» гомумдәүләт проектының «Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында 2021 елда муниципаль модель китапханәләре төзүгә Русия Федерациясе субъектларыннан конкурс нигезендә сайлап алу өчен заявкалар кабул итәчәк.

Модель китапханәләрен булдыру конкурсында мәдәният йортларына яисә мәдәни-ял үзәкләре структур бүлекчәләренә кермәгән аерым юридик зат булган муниципаль китапханәләр катнаша ала.

Конкурста сайлап алуда җиңүчеләргә муниципаль китапханәләр өчен – 5 млн. сум, үзәк китапханә яки үзәк шәһәр китапханәсе статусына ия муниципаль китапханәләр өчен 10 млн. сум күләмендә акча бирелә.

2019 елгы конкурс нигезендә сайлап алу йомгаклары буенча Башкортстанда 3 модельле китапханә барлыкка киләчәк: Благовар районында (үзәк район китапханәсе), Дүртөйле районында (5 нче номерлы Әсән авыл китапханәсе), Туймазы районында (Кандра авыл китапханәсе). Аларны булдыру өчен Башкортстан федераль бюджеттан 20 млн. сум алачак. Әлеге акчалар муниципаль китапханәләр эшчәнлеген яңартуга һәм аларга идарә итүнең нәтиҗәле модельләрен кертүгә юнәлтелгән.

19 февральдә бу конкурста җиңүчеләр белән Русия дәүләт китапханәсенең өстенлекле һәм ведомство проектлары бүлеге әйдәүче белгече Анастасия Полякова видеоэлемтә форматында очрашты. Вебинарда шулай ук төбәк проект офисы вәкилләре дә катнашты. Атна дәвамында башкарылган эш турында отчетлар тыңланды, Битрикс24 системасындагы эш, хисап сроклары турында фикер алыштылар, киләсе вебинарга планнар әйтелде.

Модель китапханәләрен булдыру проекты "Мәдәният" гомумдәүләт проектына керә, аның максаты – хезмәт күрсәтү сыйфатын арттыру, китапханәләр фондына Интернетка керүне тәэмин итү һәм заманча китапханәләр киңлеген булдыру.

Читайте нас: