Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
21 февраль 2020, 11:23

Социаль әһәмиятле объектлар файдалануга тапшырылды

НацпроектыСоциаль әһәмиятле объектлар файдалануга тапшырылдынациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Социаль әһәмиятле объектлар файдалануга тапшырылды

Башкортстан Хөкүмәтендә БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров 2009 елда милли проектларны реализацияләү йомгаклары һәм 2020 елга өстенлекле бурычлар буенча БР Хөкүмәте президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрде. БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, БР Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Илшат Таҗетдинов региональ проектларны тормышка ашыру мониторингы нәтиҗәләре турында сөйләде: региональ проектларның максатлы күрсәткечләренә ирешү, бюджет үтәлеше буенча мәгълүматлар җиткерде.

Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, узган ел республика өчен зур төзелеш һәм шактый күләмдә социаль әһәмиятле объектлар файдалануга тапшырылган. Барлыгы 21 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 2 балалар поликлиникасы, 33 ФАП, 5 авыл мәдәният йорты һәм башкалар бар.

Милли проектлар кураторлары проектлар нәтиҗәләре, максатчан күрсәткечләргә ирешү турында сөйләделәр, планлаштырылган нәтиҗәләр һәм 2020 елга эшчәнлекнең өстенлекле юнәлешләрен билгеләделәр.

Читайте нас: