Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
19 февраль 2020, 12:05

Башкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылган

НацпроектыБашкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылганнациональныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Башкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылган

“Минем бизнес” үзәгендә “Үзмәшгульләр. Профессиональ керемгә салым. Дәүләт ярдәме чаралары” дигән темага түгәрәк өстәл узды. Анда 90га якын эшкуар катнашты. “Минем бизнес” үзәге консультанты Глеб Абдуллин яңа салымның уңай һәм тискәре яклары, “үзмәшгуль”гә ничек теркәлү, шулай ук эшкуарларга ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, әлеге канун 2020 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән иде. Аңа ярашлы, кече бизнес һәм өстәмә эштән кергән табышлар законлаштырылырга тиеш.

Үзмәшгульләр исемлегенә шәхси эшчәнлек алып баручы репетиторлар, фотографлар, маникюр һәм чәчтараш хезмәтләре белән шөгыльләнүче осталар, заказ буенча өйдә текст язучылар, торт, чәкчәк пешерүчеләр, сайтлар булдыручылар карый. Шулай ук фатирларын арендага биреп, өстәмә керем алучылар да хәзер яңа законга буйсынырга тиеш.

Башкортстанда үзмәшгульләр өчен ташламалы шартлар тудырылган. Башкалар түләгән 13 процент салым урынына алар 4 процентны гына түли. Ә юридик берәмлекләр һәм шәхси малтабарлар 6 процент салым түләү каралган.

Читайте нас: