Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
11 февраль 2020, 11:59

«Башкортстан ихаталарына» – 2 миллиард сум!

Нацпроекты«Башкортстан ихаталарына» – 2 миллиард сум!национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

«Башкортстан ихаталарына» – 2 миллиард сум!

2020 елда барлыгы 390 ишегалды территориясен төзекләндерү планлаштырыла. Аерым алганда, яңа 2 600 эскәмия, 2 000 чүп савыты, 2 меңнән артык фонарь, 573 видеокамера һәм 170 контейнер мәйданчыклары урнаштырылачак. Эшләр тәмамлангач, барлык яңартылган ишегаллары муниципалитетлар балансына күчәчәк, бу аларны хезмәтләндерү мәсьәләсен хәл итәчәк.

Радий Хәбиров билгеләвенчә, 2020 елда башкарылачак барлык дизайн-проектлар да халыкка чыгарылырга тиеш.

– Халык йорт ихаталарының нинди булачагын күрергә тиеш, – диде республика башлыгы. – 1 мартта барлык муниципалитетлар да үз заказларын сәүдә мәйданчыкларына чыгарырга тиеш. 1 майга планлаштырылган эшләрне башлау мотлак. Әгәр тоткарлыклар булса, моның сәбәпләрен аңлатырга тиешсез.
Төбәк җитәкчесе республика җитештерүчеләренә ярдәм итү йөзеннән, аларның продукциясен ихаталарны төзекләндерүдә файдалану кирәклеген билгеләп үтте. Борис Беляев сүзләренә караганда, бу бурычны хәл итүгә Русия сәнәгать форумы һәм Уфада апрель аенда узачак Торлак-коммуналь хуҗалык форумы кысаларында үткәрелүче күргәзмәләр ярдәм итәчәк.

Читайте нас: