Яңа көн
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
4 февраль 2020, 11:50

Илләр саны арта

Илләр саны артаРусия Президенты Владимир Путин авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән эшлекле очрашу уздырды. #ВладимирПутин

Илләр саны арта

Русия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Президентка агросәнәгать комплексының 2019 елгы эш нәтиҗәләре һәм тармактагы агымдагы вәзгыять турында мәгълүмат бирде:

– Тармакның эше нәтиҗәләре буенча 2019 елда без авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүенең 4,1 процент дәрәҗәсендә үсүен көтәбез. Дәүләт Советы утырышында мин ел нәтиҗәләре буенча якынча ашлык фаразын әйттем, 121 миллион тонна дигән санны атадым. Бу фараз раслана. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,4 миллион тоннага күбрәк.
Тулаем алганда, төп авыл хуҗалыгы культураларының күпчелеге буенча җитештерү күләмнәре дә, уңышлылык та ышанычлы үсеш алуын билгеләп үтәбез, – диде авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев.

Авыл хуҗалыгы министры Владимир Путинга быел Кытайга сыер һәм күркә итләре сатыла башлаячагын белдерде. Узган ел Русия авыл хуҗалыгы продуктларын алучы илләр 19га арткан булган. Агымдагы елның гыйнварында, Кытайны да исәпләп, аларның саны 4кә арткан.

Читайте нас: