Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
4 февраль 2020, 11:36

Анализ ясалды

НацпроектыАнализ ясалдыБашкортстан Хөкүмәтендә каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү мәсьәләләренә багышланган видеокиңәшмә үтте.национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Анализ ясалды

Видеокиңәшмәдә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров, Премьер-министр урынбасары – Торлак-коммуналь хуҗалык министры Борис Беляев, район җитәкчеләре, чүп-чар эшкәртү белән шөгыльләнүче компания җитәкчеләре катнашты.

Киңәшмә барышында халыкның "чүп-чар" реформасы мәсьәләләре буенча социаль челтәрләрдәге мөрәҗәгатьләренә анализ ясалды, шулай ук шәһәр һәм районнарга каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча төбәк операторларының эшчәнлегенә мәгълүмати ярдәм күрсәтергә кушылды.

– Без бу эштә "Инцидент-менеджмент" системасына гына карап торырга тиеш түгел. Бу системага килгән шикаятьләрнең аз булуы әле проблемалар юк һәм барысы да канәгать дигәнне аңлатмый. Эшлисе эшләр күп әле, – диде Андрей Назаров.

Башкортстанның Табигать белән файдалану һәм экология министры урынбасары Нияз Фазыйлов районнарда контейнер мәйданчыклары урыннарын цифр форматына күчерү эшенең тәмамлануын билгеләде. 2020 елның 31 гыйнварына республикада 20027 мәйданчык электрон исәпкә алынган. Бу барлык контейнер мәйданчыкларының 99,08 процентын тәшкил итә. Бары тик Интернет һәм мобиль элемтә булмаган ерак авылларда гына бу эш белән тоткарлык бар. 10 февральгә барлык юридик берәмлекләр дә үзләренең чүп мәйданчыкларын «RM: контейнер мәйданчыклары» системасында теркәргә тиеш.

Киңәшмәдә катнашучылар транспорт элемтәсе (юллар һәм күперләр) булмаган 100 торак пункты исемлеген төзү буенча фикер алыштылар. Республика территориясендә транспорт элемтәсе булмаган 78 авыл бар, аларның һәркайсында яшәүчеләр саны 15 кешедән артык.

– Каты коммуналь калдыклар алардан кимендә атнага бер тапкыр чыгарылырга тиеш, – дип ассызыклады Борис Беляев.

Читайте нас: