Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
29 гыйнвар 2020, 11:40

Яңа сөт кухнялары эшли башлады

НацпроектыЯңа сөт кухнялары эшли башлады“Русиянең бер генә төбәгендә дә сөт кухнялары бездәге кебек үсеш алмаган. Балаларны табигый сөт продуциясе белән тәэмин итүдә башка бер төбәк тә безнең белән ярыша алмый”, – дип белдерде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенең оператив киңәшмәсендә.национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Яңа сөт кухнялары эшли башлады

2019 ел эчендә генә дә Стәрлетамак, Нефтекама, Октябрьский, Белорет шәһәрләрендә яңа сөт кухнялары эшли башлаган. Бишенчесе быел Сибайда ачылачак. Моннан тыш Уфада ике сөт кухнясын файдалануга тапшыру да планга кергән.

Киңәшмәдә балалар бакчаларын һәм мәктәпләрне дә сыйфатлы сөт белән тәэмин итү мәсьәләсе күтәрелде. Радий Хәбиров сөт ашамлыкларының һәр укучының өстәлендә булырга тиешлеген ассызыклап, Мәгариф министрлыгы алдына шушы максатны куйды.

Шулай ук киләчәктә Башкортстанның төньяк-көнчыгышында да яңа сөт кухнясын ачу планлаштырыла. Әлеге эш Владимир Путинның “май указлары” нигезендә кабул ителгән “Демография” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.

Читайте нас: