Барлык яңалыклар
Нацпроекты
24 гыйнвар 2020, 12:02

Һәр балага - пособие!

Нацпроект. ДемографияҺәр балага - пособие!2021 елдан ул 11,5 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроект. Демография

Һәр балага - пособие!

2021 елдан ул 11,5 мең сумга кадәр күтәрелергә тиеш.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин, 2020-22 еллар бюджетына үзгәрешләр кертергә кушып, тәүге күрсәтмәсен бирде.

Бу үзгәрешләр Президент Владимир Путинның 3-7 яшьлек балаларга бирелергә тиешле пособиеләрне финанслауга кагыла. Билгеле булуынча, Путин агымдагы елның 1 гыйнварыннан, әгәр дә гаиләнең гомум кереме һәркемгә бүлеп исәпләгәндә яшәү минимумына җитмәсә, һәр балага 5,5 мең сум пособие түләүне кертергә кушкан иде. 2021 елдан пособие күләме 11,5 мең сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук ана капиталын түләү буенча да үзгәрешләр булды. Ул (466 мең сум) беренче балага да түләнә һәм, икенчесе тугач, янә 150 мең сумга арттырыла.

Читайте нас: