Яңа көн
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
20 гыйнвар 2020, 17:35

Калтайда шатлыклы вакыйга

Нацпроекты. ЗдравоохранениеКалтайда шатлыклы вакыйга#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты. Здравоохранение

Калтайда шатлыклы вакыйга

Моңа бөтен авыл халкы, аеруча пунктның хуҗабикәсе, сәламәтлек саклау өлкәсендә кырык өч ел хезмәт салган югары категорияле фельдшер Ләлә Хәбибова бик сөенде. Ачу тантанасына килгән хезмәттәшләре дә аның шатлыгын ихлас уртаклашты.

Һәркемнең кәефе күтәренкә иде. Калтайлылар кунакларны җырлар белән каршылады.

Муниципаль район хакимияте башлыгы Руслан Гыйззәтуллин, баш врач Илдар Хәйдәров, Шәрип авыл биләмәсе башлыгы Фидан Хәмәтдинов авыл халкына тәбрикләү сүзләре белән мљрәҗәгать итте.

Крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Гыйльманов пункт өчен рәхмәт белдерде, мондый объектлар ачуның авылга яңа сулыш һәм киләчәккә өмет бирүен билгеләде. Әйткәндәй, Дамир Фәнис улы фельдшерлык пунктын төзүгә љлеш керткән кешеләрнең берсе. Калтайлыларның бер төркеме авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.

Бу көнне Гөргөри авылында күчмә «Медицина кабинеты» дәвалау-диагностика комплексы эшләде. Ул ПАЗ автобусы базасында корылган, электоркардиограф, портатив кардиомаркер, дефибриллятор-монитор, гинекология креслосы һәм башкалар белән җиһазландырылган. Кан алу өчен дә приборлар бар.

Күчмә фельдшерлык-акушерлык пунктын безнең больница ноябрь ахырында алган иде. Аның ачкычын район больницасының баш врачына РФ сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова тапшырды.

Декабрьдә күчмә пункт биш авылга чыгып, 150 кешене хезмәтләндерде.

Яңа фельдшерлык-акушерлык пункты.
Югары категорияле фельдшер Ләлә Хәбибова.
Читайте нас: