Яңа көн
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Нацпроекты
17 гыйнвар 2020, 11:41

Авыл мәктәбендә беренче әзер стоматология бүлмәсе ачылды

НацпроектыАвыл мәктәбендә беренче әзер стоматология бүлмәсе ачылдыРадий Хәбиров республика мәктәпләрендә тиздән 61 стоматология кабинеты булачагы турында белдерде.#национальныепроекты; #нацпроекты; #региональныепроекты; #регпроекты; #нацпроектыБашкортостан; #ВладимирПутин

Нацпроекты

Авыл мәктәбендә беренче әзер стоматология бүлмәсе ачылды

Радий Хәбиров республика мәктәпләрендә тиздән 61 стоматология кабинеты булачагы турында белдерде.

"Мәгарифтә күтәрелеш!" республика проекты кысаларында 2019 елның декабрендә Югары Тәтешле авылының 1нче мәктәбендәге стоматология кабинетына капиталь ремонт тәмамланды. Җиһазлар сатып алу белән бәйле барлык эшләрнең бәясе 1 миллион сум тәшкил итә.
Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, бу - ул күргән беренче әзер стоматология кабинеты. Радий Хәбиров укучыларны дәвалау һәм профилактикалауның ничек узачагы белән кызыксынды. Тәтешле районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Нияз Зыятдинов сүзләренә караганда, график төзелгән инде, монда районның башка мәктәпләреннән дә укучылар киләчәк, чөнки әлеге стоматология кабинеты - әлегә районда бердәнбер.

Радий Хәбиров стоматология кабинетларын яңарту буенча Башкортстанның тәҗрибәсе Русиядә иң яхшыларның берсе булып танылуын һәм мондый кабинетлар барлыгы 61 булачагы турында белдерде.

Читайте нас: