Нацпроекты “Экология”
Чыршы кире тапшыру мөмкин
Яңа ел бәйрәмнәре үткәч, берничә көн элек кенә өйне бизәп торган купшы чыршыларны чүплеккә чыгарып ташлыйбыз. Алар тирә-юньне ямьсезләр, чүпләп ята. “Экология” милли проектына ярашлы, 11, 12, 18, 19 гыйнварда Уфада экология акциясе үтәчәк. Аның максаты – шәһәр халкын калдыкларны аерым җыярга өйрәтү һәм чыршыларны икенчел чималга әйләндерү. Аларны шәһәрнең махсус 24 мәйданчыгында тапшыру мөмкин.
Моннан тыш, 18 гыйнварда“Аркада” һәм “Купец” сәүдә үзәкләре биләмәсендә дә ылыслы агачларны җыю оештырыла.
Әйткәндәй, 2019 елда бу акциядә Уфада ике көндә 1000 тирәсе агач эшкәртүгә озатылган.